Хөрмәтле Баулы районы эшмәкәрләре!
Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм!
Эшмәкәрләр – халыкның иң актив өлеше, алар үз энергияләрен һәм талантларын милли байлыкны булдыруга һәм арттыруга юнәлдерүчеләр. Бу бәйрәмнең барлыкка килүе – күп авырлыкларга карамастан, эшчәнлекнең яңа төрләрен үзләштергән, җитештерүне арттырган, районда эш урыннары булдырган, ахыр чиктә баулыларның тормыш дәрәҗәсен күтәргән кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт күрсәтү.
Баулы районында 156 кече һәм урта бизнес предприятиесе, 579 эшмәкәр, 1754 үзмәшгуль үз эшчәнлеген алып бара. Бүгенге көндә безнең бурыч-эшкуарлыкның гамәлдәге субъектларын саклау һәм үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, икътисадның әлеге тармагына энергияле һәм инициативалы кешеләрне җәлеп итү.
Тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйм һәм бизнесның барлык вәкилләренә сүнмәс энергияләре, ныклы тырышлыклары һәм профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерәм. Эшмәкәрлек идеяләрен уңышлы тормышка ашыруыгызны, ышанычлы эшлекле партнерлар, тотрыклы керемнәр, отышлы килешүләр телим. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләп калам!