2023 елның 26 маенда, сәгать иртәнге 9-да Россия эшкуарлыгы көне кысаларында Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында чара (бизнес белән очрашу) үткәреләчәк.
Чарада эшкуарлык проектлары презентацияләре тәкъдим ителәчәк, шулай ук Татарстан Республикасы бизнесын үстерүнең актуаль мәсьәләләре каралачак.
Эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен чараның трансляциясе түбәндәге сылтама буенча узачак: https://vk.com/video/@dom_pred?list=80c0de1b74eb6b4796&preview=&webcast=&z=video-172054850_456239351