Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең, «Республиканың урман фондында аномаль югары температуралар узган чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында» темасы буенча, чираттагы утырышы узды. Анда Татарстанда янгын куркынычын булдырмау буенча чаралар уздыру турында сөйләделәр.
Тагын берничә көн дәвам итәчәк коры һәм эссе һава торышын исәпкә алып, Татарстан Республикасының кайбер районнарында, шул исәптән Баулы районында да, урманнарда булуга чикләү кертелә. Баулыларга урманнарга барырга, аларның территориясенә автомобильләр белән керергә һәм урманнарда билгеле бер эшләр башкарырга ярамый.
«Баулы-информ» редакциясе хезмәткәре белән әңгәмәдә «Баулы урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе-урманчысы Марат Бикбулатов халыкка урман массивында шикле затлар һәм предметлар тапкан очракта ниләр эшләргә кирәклеге турында хәбәр итте.
Баулыларга урманнарда шикле әйберләр, мәсәлән, тамгалы яшерен урыннар, шалашлар, кешеләр өчен ышыкланыр урыннар табылганда уяу булырга кирәк. Мондый очракларда, шикле әйберләрнең урынын, табылган вакытын истә калдырып, хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.
Автор: Евгения Леванова.