Баулыда балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләренең семинар-киңәшмәсе узды

2023 елның 19 мае, җомга

17-нче майда 5 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе И. Х. Гарифуллина катнашты.

Семинарда «Яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең деструктив тәртибен кисәтү буенча эшнең төп юнәлешләре һәм формалары» темасына «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү психологы чыгыш ясады. «Мәгариф учреждениесе шартларында балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен формалаштыру юллары» мәсьәләсе буенча 5-нче санлы мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары сөйләде. Шулай ук семинарда психолог, балигъ булмаганнар һәм аларны яклау комиссиясе әгъзасы Миназетдинова катнашты. Ул “Җәмәгать тәрбиячесенең эчке киртәләре һәм ресурслары, “ярдәмче” һөнәрләр белгече” темасын күтәрде.

Чара барышында, балалар һәм яшүсмерләр арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча нәтиҗәле эш алып барулары өчен, рәхмәт хатлары белән балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре Аллаев М.В., Юносова Р. Р. бүләкләнде. Яңа билгеләнгән җәмәгать тәрбиячеләренә таныклыклар тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International