14 апрель көнне Баулы үзәк балалар китапханәсе "Минем шәһәрем" мәдәни-мәгариф проектында катнашучыларны сәламләде.
Алдагы этапларда, 2 ай дәвамында, шәһәр мәктәпләренең 8 нче сыйныф укучылары Баулының тарихы, аның елъязмасындагы әһәмиятле вакыйгалар белән таныштылар, туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Проектның йомгаклау этабында балалар үз белемнәрен тикшерделәр, эрудицияләрен, логик фикерләү сәләтен сынадылар.