Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенең кече шәһәрләр һәм авыл районнары буенча ярышлары узды.
Баулы районы данын Әмир Мөхәммәдиев, Роман Маркелов, Кирилл Маркелов, Андрей Евграфов, Артур Бәдретдинов, Тимур Гайфуллин яклады.
Һәр спортчы индивидуаль һәм команда дистанцияләрендә иң яхшы нәтиҗәгә иреште. Бу хакта Баулы районы спорт һәм туризм үсеше бүлеге хәбәр итә.
Беренчелек йомгаклары буенча Баулы шәһәре командасы 11 алтын, өч көмеш һәм ике бронза медаль яулады.
Спортчыларны Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров котлады.