Баулыларны һәм шәһәр кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз, ул 8 апрельдә Агросәнәгать паркында (Баулы шәһәре, Сәнәгать урамы, 14а йорт) узачак. Башлана - 7:00.
Сатуда - җиләк-җимеш һәм декоратив культуралар үсентеләре, пасха куличлары, ит, сөт, яшелчә продукциясе һәм башкалар.
Шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен (ашлык, салам) алу өчен алдан түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга кирәк: (85569) 5-79-07, (85569) 6-07-17