Баулы волонтёрлар үзәге активистлары Җиңү һәм Хезмәт даны паркы территориясендә “Игелекле өмә” акциясе үткәрде.
Кирәкле инвентарь белән коралланып, яшьләр территорияне тәртипкә китерделәр. Иреклеләр белән бергә өмәгә Баулы аграр көллияте укытучысы Азиза Заробекова да чыкты.
Акциядә катнашучылар территорияне коры яфраклардан һәм ботаклардан чистарттылар.