Баулы медиклары Сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, Баулы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре "Без актив яшәү рәвеше яклы, кушылыгыз!" акциясен уздырды.

Физик активлык кан әйләнешен яхшыртырга, чыдамлылыкны арттырырга, мускулларны һәм буыннарны ныгытырга, организмның гомуми тонусын арттырырга ярдәм итә. Даими зарядка картаю белән көрәшергә, тормыш сыйфатын яхшыртырга булыша.

Моннан тыш, зарядка стресс һәм арыганлык белән көрәшүнең бик нәтиҗәле ысулы булырга мөмкин. Шуңа күрә зарядка, яшенә һәм физик әзерлегенә карамастан, барлык кешеләр өчен дә бик мөһим.

Физик дәресләрнең мөһимлеген искә төшерү өчен, массакүләм зарядканы Баулы үзәк хастаханәсенең барлык бүлекчәләре уздырды.

Хезмәттәшләренә районыбызның фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләре дә кушылды. Алар мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, шулай ук авылдашлары өчен дәресләр үткәрделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International