Баулылар «Без бергә» фестиваленең зона этабында катнашты

2023 елның 7 апреле, җомга

Баулы районы "Минем халкым мирасы" декоратив-гамәли иҗаты күргәзмәсен һәм концерт программасын тәкъдим итте. 

Фестивальне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Конкурс тугыз номинация буенча уздырыла: халык вокалыннан алып мода театрына кадәр. Фестивальнең зона этабында җиңүчеләр (һәр категориядә I дәрәҗәдәге Лауреатлар, һәр номинациядә һәм һәр яшь төркемендә) Фестивальнең Республика этабында катнашалар.
Фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казанда узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International