Баулы активистлары Бердәм Россия Яшь гвардиясенең сайлау конференциясендә катнашты

2023 елның 7 апреле, җомга

Казанда «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференциядә “Яшь Гвардия” Баулы активистлары Екатерина Галимова һәм Айнур Бәдриев катнашты. «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» нең Баулы җирле бүлеге Татарстан Республикасы Баулы районы территориясендә «Без бергә» Гуманитар штабының нәтиҗәле хезмәте өчен» Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Конференция кысаларында оешма җитәкчеләре - Региональ штабның һәм Региональ контроль-ревизия комиссиясенең яңа составлары сайланды. Шулай ук Яшь Гвардияне үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International