Баулы районында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында конкурс үткәрелде

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Бүген районда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс үткәрелде.

Эш барышында комиссия районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен йөреп чыкты, авыл хуҗалыгы техникасының, технологик җиһазларның торышын, хезмәтне саклауны оештыруны һәм минераль ашламалар белән тәэмин итүне тикшерде.

Комиссия 50 баллы система буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча 1 урынны "Миңнуллин Г.С." КФХ, 2 урынны "Берлек" ҖЧҖ, 3 урынны "Николашкино" ҖЧҖ алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International