Ел саен архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» дип исемләнгән шәҗәрә фестивале үткәрә. Быел Баулы шәһәре данын зона этабында Муллаевлар гаиләсе яклады. Алар мунициапль этаптаҗиңүче булган иделәр.
Беренче конкурс биремендә команда жюри әгъзаларына милли ризыклар тәкъдим итте. “Таныш булыгыз, гаиләм!” дип аталган икенче этапта катнашучылар концерт номерларын күрсәттеләр һәм үз шәҗәрәләре белән таныштырдылар.
Нәтиҗәдә Муллаевлар гаиләсе катнашучылар дипломы белән бүләкләнделәр.