#ЭКОВЕСНА 2023 республика акциясенең район этабы старт ала

2023 елның 31 марты, җомга

1 апрельдән 13 майга кадәр #ЭКОВЕСНА 2023 республика акциясенең район этабы узачак.

Акциянең район этабы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелә.

Район этабында җиңүчеләр акциянең республика этабына  җибәрелә.

Акциядә түбәндәге номинацияләр буенча эш һәм проектлар катнаша:

«Иң яхшы балалар бакчасы»

«Иң яхшы мәктәп»

"Иң яхшы гаилә"

"Иң яхшы экоишек алды"

«Иң яхшы муниципаль берәмлек».

Катнашучыларның эшләре һәм проектлары бастырып чыгарылган һәм рәсмиләштерелгән рәвештә дә, электрон формада да кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин - Правила и рекомендации по проведению республиканской акции #ЭКОВЕСНА 2023.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International