Баулы районы мәдәният бүлеге хәбәр иткәнчә, Үзәк китапханә оештырган «Мой город» проектының өченче этабы кысаларында шәһәр буенча квест үткәрелгән. Әлеге проект туган як тарихы турында белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм Баулы яшьләренә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Ул дүрт этаптан тора. Алдагы икесе лекцияләр һәм экскурсияләр форматында узды.
Проектта шәһәр мәктәпләренең сигезенче, унынчы сыйныф укучылары һәм аграр колледж студентлары катнаша. Нәкъ менә аграр колледж командасы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Яшьләр дөньясы» ММЦ белән берлектә үткәрелгән уенны иң беренче булып узды.
"Шәһәрнең биш пунктынды яшьләр шәһәр тарихы һәм төбәкнең танылган кешеләре турындагы белемнәрен тикшереп, төрле биремнәрне үтәделәр", - диелә хәбәрдә.
Мондый квестлар шәһәрнең барлык мәктәпләре өчен үткәреләчәк. Соңрак проектта катнашучыларның белемнәрен тикшерү этабы көтә.
Фото Сергей Иванов.