Баулыда “Имтиханны бергә бирәбез. Ата-аналарның БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясе узды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Акциядә булачак чыгарылыш укучыларының әти-әниләре (21 кеше) һәм урта мәктәп директорлары катнашты. Ата-аналар имтихан пунктына кергәнче барлык БДИ процедурасын үттеләр, имтихан биремнәрен үтәделәр. БДИ 3-4 кыскартылган вариантта узса да (1 сәгать), ул төрле типтагы биремнәр белән танышырга мөмкинлек бирде.

Чара барышында әти-әниләр БДИда теркәлү һәм аудиторияләрдә катнашучыларны утырту ничек оештырылуын; БДИ уздыруның объективлыгына контроль ничек оештырылганын; имтихан пунктларында нинди чаралар кулланылганын һ.б. күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International