Баулылы Габделхакова Хәлимә Әгъзам кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Узган ялларда Баулы шәһәрендә яшәүче ветеран 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хәлимә Әгъзамовна озак еллар Баулы УБРында эшләгән.

Тормыш иптәше белән 49 ел бергә яшәп, өч лаеклы бала үстергәннәр. Алар хәзер Хәлимә Әгъзамовнаның төп таянычы, аның  5 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

Ветеранны истәлекле вакыйга белән Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International