Февраль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 6 сабый теркәлде

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 6 сабый теркәлде: 1 малай һәм 5 кыз. Шуларның  3се гаиләдә беренче, 2 се - икенче, 1 -  өченче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларынаРанель, Амилия, Ариана, Дарина, Мария, Сәфинә дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 24, иң яшь әтигә 25яшь,  иң өлкән анага 35, иң өлкән әтигә 39 яшь.

Февраль аенда ГХАТ бүлегендә 6 язылышу турындагы акт төзелде. Иң яшь кәләшкә 20 яшь, иң яшь кияүгә 19 яшь, иң олы кияүгә – 38, кәләшкә – 33 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International