Баулыда "Баулы шәһәре" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләделәр

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Баулы муниципаль районы Советының һәм Баулы шәһәр Советының уртак утырышында шәһәр Советы депутатлары ачык тавыш бирү юлы белән «Баулы шәһәре» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Соколов Станислав Юрьевичны сайлады.

Соколов Станислав Юрьевич 1990 елның 21 февралендә Баулы шәһәрендә туган. 2013 елда Самара дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган. 2014 елдан, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе булып сайланган вакытка кадәр, Баулы муниципаль районы Советы Аппаратының оештыру бүлеге начальнигы булып эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International