Баулыда туган телләр көне билгеләп үтелде

2023 елның 3 марты, җомга

1 март көнне Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының кече залында Халыкара туган телләр көненә багышланган чара узды. Иҗади чарада шәһәр мәктәпләреннән 10 театр коллективы катнашты. 

Иң беренче булып сәхнәгә 1 нче мәктәп укучылары чыкты. Алар язучы Алексей Толстойның "Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары" әсәрен күрсәттеләр. Мщсщлщн, икенче мәктәп укучылары Владимир Короленконың «Сукыр музыкант» повестен сәхнәләштерделәр, өченче мәктәп Людмила Улицкаяның «Кәгазь җиңү» әсәрен күрсәтте.

Чара азагында балалар һәм укытучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International