1 мартта 10:40 -10:43 бөтен республика буенча, шул исәптән Баулы районында да, үзәкләштерелгән хәбәр итүнең региональ автоматлаштырылган системасы әзерлегенә комплекслы тикшерү уздырачаклар, сиреналар эшләтеп җибәреләчәк.
Тикшерү 520дән артык техник хәбәр итү чараларын эшләтеп җибәрү юлы белән үткәреләчәк. Бу "Барыгызга да игътибар" сигналы бирүче С-40 электромеханик сиреналары, һәм РСУ-300 һәм РСУ-600 сөйләм сиреналары. Муниципаль берәмлекләрдә шулай ук ашыгыч хезмәтләр автомобильләрендә урнаштырылган сиреналар һәм тавыш көчәйткечләр кулланылачак.