22 февральдә Баулы муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар «Амбиент» компаниясендә булдылар, ул югары сыйфатлы пластиктан йорт өчен товарлар җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятиенең җитештерү участокларын, склад урыннарын карадылар, шулай ук әзерләнә торган продукция ассортименты белән таныштылар.
Утырыш узган Мәдәният йорты фойесында катнашучылар районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, предприятиеләре, эшмәкәрләре һәм мәгариф оешмалары әзерләгән күргәзмәне карадылар.
Район башлыгы Ильяс Гозәеров Баулы муниципаль районының 2022 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында төп доклад белән чыгыш ясады.