Хөрмәтле баулылылар!
Мөселманнар 8 августта иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаетен билгеләп үтәләр. Бу күңелне сафландыруга һәм камилләшүгә, ялганнан һәм начар сүзләрдән, низаглардан баш тартуга багышланган Изге Рамазан аена йомгак ясау көне.
Изге Рамазан аенда игелекле гамәлләр кылган, мохтаҗларга ярдәм күрсәткән кешеләргә яхшылыклары йөзе белән әйләнеп кайтсын. “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит”, “Үз мәктәбеңә булыш” акцияләрендә катнашкан барлык баулылыларга, Фәнис Яруллинга һәйкәл төзүдә, Болгар һәм Свияжскины яңартуда ярдәм күрсәтүчеләргә, башка хәйрия проектларында катнашучыларга да зур рәхмәт.
Барлык мөселманнарны якынлашып килүче изге Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбриклим! Ул һәрбер йортка, һәрбер гаиләгә бәхет һәм шатлык-сөенечләр, татулык һәм иминлек алып килсен.
Альберт ХӘБИБУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы