Баулыда Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

20 февральдә М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Район башлыгы Ильяс Гозәеров Ватанны саклаучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Халык алдында шулай ук район хәрби комиссары Илшат Халитов чыгыш ясады.

Тантаналы чарага махсус хәрби операция зонасыннан кайткан хәрби хезмәткәрләр чакырылды.
СВО зонасында хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен” медале белән баулылар Ирек Бикбаев, Марат Фазлыев, Сергей Елков бүләкләнде.

Юнармия хәрәкәтен үстерүдәге тырышлыгы һәм хәрби-патриотик эштә актив катнашуы өчен III дәрәҗә ""Юнармия батырлыгы” билгесе белән 5 нче мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләрен оештыручы Равил Ибраһимов бүләкләнде, шундый ук бүләккә 5 нче мәктәп укучылары Алия Кәбирова һәм Эльвина Салихова лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International