Кичә Баулының универсаль спорт залында район мөхтәсибәте кубогына мини-футбол ярышлары узды.
Турнирда районның авыл җирлекләреннән, Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләреннән тугыз команда катнашты.
Баулыда район мөхтәсибәте кубогына мини-футбол буенча ярышлар 2016 елдан бирле ел саен уздырыла. Мини-футболга җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, район имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илмир Сабиров сәламләделәр.
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Ионас» командасы (Октябрьский) алды; икенче урында - «Пресскомпозит» (Баулы) командасы; өченче урында - «Лион» (Октябрьский) һәм дүртенче урында - Александровка командасы.