Баулы балаларына киберкуркынычсызлык турында сөйләделәр

2023 елның 17 феврале, җомга

16 февральдә Баулы районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе - Баулы районындагы терроризмга каршы комиссия секретаре Альбина Нәҗмиева һәм  “Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәгенең иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге мөдире Динара Хөснуллина  Баулы шәһәренең 7 нче мәктәбе укучылары белән очрашты. 7 һәм 10 сыйныф укучылары өчен экспертлар ике тема буенча класс сәгате уздырдылар: «Киберкуркынычсызлык - Интернет челтәрендә шәхси мәгълүматларны яклау»; "Коррупция төшенчәсе һәм аның белән көрәш ысуллары".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International