Баулыда әтиләр Советының яңа рәисен сайладылар

2023 елның 17 феврале, җомга

№5 шәһәр мәктәбендә әтиләр советы утырышы булды. Очрашуда район җитәкчеләре, әтиләр советы вәкилләре, муниципаль һәм мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Чарага шулай ук гаилә психологы, республиканың Көньяк-Көнчыгышы әтиләр Советларының координация комитеты рәисе Фәнис Нәбиуллин да чакырылган иде.

Утырышта докладлар тыңланды, балаларны тәрбияләүнең төрле мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Көн тәртибендә һәр ата-ана өчен актуаль темалар иде - балалар куркынычсызлыгы: мәгълүмати куркынычсызлык, закон бозу очраклары. Баулы районы яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айдар Хәлиуллин мөмкин булган төркемнәр, социаль челтәрләрдә мәгълүмати иминлек турында җентекләп сөйләде.

Утырыш ахырында бертавыштан Совет рәисе итеп Илмир Сабиров сайланды. Ул бүгенге көндә Баулы районында спорт һәм туризмны үстерү бүлеге җитәкчесе булып тора. Өйләнгән, өч кызы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International