Дүшәмбе, 20 февральдә, Май чабу атнасы башлана.
Баулы районы мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм хөрмәтенә “Широкая Масленица” программасын әзерләделәр.
Район кунакларына һәм халкына Покров-Урыстамак авылы Мәдәният йорты коллективы театральләштерелгән тамаша күрсәтәчәк. Аннан соң концерт булачак, анда М.Җәлил исемендәге Мәдәният йорты һәм Баулы районы Мәдәният йортлары артистлары чыгыш ясаячак.
Балалар һәм спорт ярышлары оештырылачак.
Чара 25 февральдә Баулы шәһәре Октябрь мәйданында узачак.
Башлана 11:00 сәгатьтә.