Яшь баулылар өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелегендә катнашты.
2023 елның 10-13 февралендә Казан шәһәрендә 14 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан районнарыннан 111 кыз һәм 114 малай катнашты.
Баулы районыннан ярышта 7 спортчы барды.
Мөхәммәтҗанова Ралина белән Сөләйманова Камилла 3 урынны яулады. Ганиев Ансэль Саба районыннан бәйгече белән бер парда 3 нче урынны алды.
Җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар тапшырылды.
Команданың тренеры - Мусалямов Руслан Ринатович.