Баулылар совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгын билгеләп үттеләр

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Баулыда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгына багышланган истәлекле чара узды.

Сугышчан пехота машинасы һәйкәле янына сугыш ветераннары, район һәм шәһәр җитәкчеләре, мәктәп укучылары, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары, оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре җыелды.

Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров сәламләде. Ул ветераннарга ныклы сәламәтлек теләде һәм яшь буынны сугышчыларның батырлыкларын онытмаска һәм хөрмәт итәргә чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International