Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Баулы районындагы территориаль бүлеге 2023 елның 15 февралендә эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрә.
“Ачык ишекләр көне” максаты - Роспотребнадзор идарәсе компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге эшкуар-баулылыларны (алдан язылу буенча) 2023 елның 15 февралендә 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр (12 дән 13 сәгатькә кадәр төшке аш) түбәндәге адрес буенча көтә: Баулы шәһәре, Ленин урамы 27 йорт.
Алдан язылу өчен телефон: (885569) 56362.
Консультацияләрне Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең төбәк бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Сабитова Айгөл Зәйтүн кызы үткәрәчәк.