3 февральдән 5 февральгә кадәр Туймазыда 2014 елгы яшүсмерләр арасында "Девон кубогы" хоккей турниры узган.
Турнирда катнашканнар: Тольяттидан "Лада-2"; Самараның «Комета»сы; Нефтекамсктан "Торос"; Стәрлетамактан "Орлан"; Туймазыдан "Девон"; Баулыдан "Девон"; Уфадан "ХК Уфа".
Уеннар нәтиҗәләре түбәндәгечә:
I урын - Баулының "Девон" командасы;
II урын - "Лада-2";
III урын - "ХК Уфа".
Иң яхшы бомбардир дип Баулының "Девон" командасы уенчысы Латыйпов Мурат уенчысы табылган.
Команданың тренеры - Мөсәлимов Артур Илдар улы.