ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелде

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакындагы законга кул куйды. Тиешле документ республика җитәкчесе сайтында бастырылган.

Үзгәрешләр уллыкка алынган һәм кызлыкка алынган балаларны, шулай ук гаиләдә опекада яисә попечительлектә торучы балаларны, тәрбиягә бала алучы гаиләне дә кертеп, мәктәпләргә кабул итүнең яңа кагыйдәләрен раслый. Хәзер алар мәктәпкә төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алуга өстенлекле кабул итү хокукына ия (анда аларның абыйсы яки апасы укыса).

Мәгариф оешмасына конкурс яисә индивидуаль сайлап алу нигезендә кабул ителә торган очраклар искәрмә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International