Баулылар ГТО фестивалендә җиңү өчен көрәштеләр

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

5 февральдә Казанда “ГТО уеннары” физкультура-спорт комплексы чемпионнары фестиваленең финалы узды. Финалга чыккан командалар арасында Баулы командасы да бар иде. 

"ГТО уеннары" фестиваленең финалында Баулы командасы составында Нәфисә Гайнетдинова, Илдар Фатыйхов, Роман Дегтярёв, Ирина Фомина, Эльза Федотова, Фәнил Төхбатуллин чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, баулылар зур шәһәрләрдән генә калышып, дүртенче урынны алганнар.

Беренче урында - Казан командасы, икенче урында - Әлмәт шәһәре командасы, өченче урында - Түбән Кама командасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International