Баулының иң өлкән мәктәбендә элекке укучылар очрашуы узды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

1 нче мәктәп 1928 елда ачылган. Шул чордан алып мәктәпне биш меңнән артык укучы тәмамлаган. 

Район һәм шәһәрдә җитәкчелеге арасында 1 нче мәктәпне тәмамлаучылар байтак. Аларның күбесе тантанага килде. Шул исәптән, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше министры Айрат Хәйруллин да. Ул беренче мәктәпне 25 ел элек тәмамлаган.

Тантанага хезмәт коллективы, төрле чорлар укучылары, ветеран укытучылар һәм кунаклар җыелды. Аларны мәктәп директоры Ландыш Кәлимуллина (шулай ук әлеге мәктәпне тәмамлаган), район башлыгы Ильяс Гозәеров, мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева, педагогик хезмәт ветераннары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары, шул исәптән Айрат Хәйруллин җылы сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International