"Водоканал" МКП үз телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, бүген, 6 февраль көнне, 12:00 сәгатьтән алып эшләр тәмамланганчы Баулының Ваһапов, Вахитов, Калинин, Лесная, Южная, Новая, Чапаев, Муса Җәлил, Нариманов, Октябрьск, Подгорная, Садовая урамнарында су бирү чикләнәчәк.