Кичә Баулы шәһәрендә 2 нче спорт мәктәбенең спорт залында һәм "Трехгорка" чаңгы трассасында Баулы муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре арасында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең I (муниципаль) этабы узды, ул физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарәсе органы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланды.
Стартка Баулы муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре - 7 шәһәр һәм 8 авыл мәктәбе командалары чыкты.
Ярыш команда беренчелеге, шулай ук шәхси беренчелек өчен барган.
Ярышлар йомгаклары буенча февраль ахырында Азнакай шәһәрендә ГТО фестиваленең зона этабында катнашу өчен җыелма команда сайлап алыначак.