Татарстан халкының 63%ка якыны эшли. Бу Россиядә иң югары күрсәткечләрнең берсе.
Бу хакта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанның ЦУР туры эфирында хәбәр итте.
Безнең республикада барыннан да бигрәк эшче көчкә мохтаҗлык зур. trudvsem.ru да 44 000 вакансия бар.
Эшне сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә табарга мөмкин - 35 кешелек штатлы барлык предприятиеләр дә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар бүлеп бирергә тиеш.