Бүген мәгариф оешмалары җитәкчеләренең һәм беренчел профсоюз оешмалары рәисләренең 2022 елда территориаль килешүне үтәү буенча киңәйтелгән утырышы булды.
Утырыш эшендә Бөтенроссия мәгариф союзының Татарстан республика оешмасы рәисе Проценко Ирина Николаевна, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Хөснуллина Илмира Илдус кызы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ганиева Дарина Зәйтүн кызы катнашты.
2022 елга эш нәтиҗәләре ясалды, 2023 елга планнар һәм проектлар билгеләнде. Киңәшмәдә 2023 елга өстәмә килешү имзаланды.
Киңәшмә мәгариф оешмалары җитәкчеләрен, профком рәисләрен һәм беренчел профсоюз оешмаларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.