ТР салым хезмәте компанияләрдә фиктив җитәкчелек өчен җаваплылык турында искәртә

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Компания эшендәге хокук бозулар өчен җаваплылык оешма җитәкчесенә төшә, хәтта ул фиктив директор булса да. Бу хакта Татарстанның салым хезмәтендә сөйләделәр.

Гади итеп әйткәндә, әгәр мошенниклар акчага мохтаҗ гражданнарга акча хисабына оешма җитәкчеләре һәм гамәлгә куючылар булырга тәкъдим итәләр икән (әлеге оешманың нинди максат белән төзеләчәген әйтеп тә тормастан) җаваплылык номиналь җитәкче булган шушы гражданнарга төшә.

Шул ук вакытта, оешманы теркәгәндә ялган җитәкчелек өчен җинаять җаваплылыгы каралган, әмма фиктив җитәкчегә барыбер 500 мең сумга кадәр штраф, төзәтү эшләре яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Шулай ук номиналь җитәкче оешма эше чоры өчен дә җавап тотачак. 

Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/2163342.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International