Укытуны Россия Банкы онлайн форматта уздыра.
8-11 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен Россия Банкының чираттагы язгы сессиясе башланды. Расписаниегә 20 дән артык тема кертелгән. Укучылар иминиятләштерүнең нигә кирәклеген һәм ул нинди куркынычлардан саклавын, керемнәр һәм чыгымнар белән идарә итү һәм кибермошенниклардан саклану ысуллары турында беләчәк. Сорауларның бер өлеше җәмгыять белеме буенча БДИ тапшырганда кирәк булырга мөмкин.
Лекцияләрне Россия Банкы вәкилләре, финанс базары экспертлары һәм югары уку йортлары укытучылары укый. Туры эфирда алар финанс лайфхаклары белән уртаклашачак һәм сорауларга җавап бирәчәк.
Сессиягә, финанс белеме буенча дәресләрдән тыш, профориентация буенча темалар да кертелгән. Укучылар финансист, бизнес-аналитик һәм педагог һөнәре турында беләчәк.
Барлык дәресләр вебинар форматында узачак, аларга төркем белән яки индивидуаль рәвештә кушылырга мөмкин. Язгы сессия 21 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүмат белән проект сайтында танышырга мөмкин.