Баулы спортчысы Самара чаңгы юлында җиңү яулады

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Ялларда Самарада "Сокольи горы 2023" чаңгы марафоны узды.

"Вконтакте" дагы үз битендә спорт һәм туризм үсеше бүлеге хәбәр иткәнчә, 28 гыйнварда Самара шәһәрендә "Сокольи горы 2023" чаңгы марафоны узды.

Марафонга бөтен Россиядән чаңгычылар җыелган. Баулы-Октябрьский шәһәрләре җыелма командасы Гыйльманов Илдар, Галимов Илдар, Мәҗитов Камил, Храмов Алексей, Торбин Владимирдан торган.

17 яшьлек Камил Мәҗитов 17 чакрымлы трассаны 51 минут 18 секунд 51 минутта узып, ярышларның әлеге категориясендә 48 катнашучы арасында 2 урын яулаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International