Баулы укучылары өчен террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау темасына әңгәмә үткәрелде

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

30 гыйнварда 2 нче Баулы урта мәктәбендә М.Җәлил исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мин тормышны сайлыйм" чаралары циклы кысаларында 10 һәм 9 сыйныф укучылары өчен террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча әңгәмә үткәрделәр.

Чарада Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия секретаре Нәҗмиева Альбина Альберт кызы катнашты. Ул балаларга Интернетның һәм социаль челтәрләрнең яшүсмерләр психикасына йогынтысы турында сөйләде һәм диструктив төркемнәр йогынтысына эләкмәү өчен нишләргә кирәклеге турында киңәшләр бирде.
Укучыларга "Яшьлек лабиринтлары аша" дигән документаль фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International