29 гыйнвар көнне Боз сараенда Бердәм эшче хоккей лигасы уеннары кысаларында Баулының «Баулынефть» идарәсе һәм Әлмәт шәһәренең «Система-Сервис» командалары очрашты.
Командалар составында төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге уенчылар катнашты. Аларның күбесе хоккей белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган. Ә кайберәүләр бу спорт төре белән мәктәп эскәмиясеннән мавыга.
Иң баштан ук уен киеренке барды. Беренче периодта кунаклар баулылар капкасына алка кертә алды. Өченче минутта баулылар исәпне тигезләделәр. Егор Дегтярёв әлмәтлеләрнең капкасына беренче алканы кертте. Исәпне 2: 1 итеп, тагын бер шайбаны капкага Ансель Игтисамов озатты.
Икенче период «Система-Сервис» командасы файдасына 2:3 исәбе белән тәмамланды.
Өченче период ахырында таблода 4:4 исәбе иде. Уен нәтиҗәсен буллитлар ачыклады. Аларда әлмәтлеләр өстенрәк булды, нәтиҗәдә, уенда алар җиңү яулады.