Быелның беренче аенда 50 кг чамасы батарейка тапшырылган.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Алия Йосыпова сүзләренә караганда, ел саен батареялар җыю акциясендә №7, № 5, №6 шәһәр мәктәпләре катнаша. 12, 8, 9, 2, 4 номерлы балалар бакчалары, шулай ук «Алойл» ЯАҖ һәм Баулы муниципаль районы башкарма комитеты да батарейкаларны актив җыялар.
Гомуми тырышлык белән ике ел эчендә 400 кг га якын батарея җыелган, алар утильләштерүгә тапшырылды.
Эштән чыккан батарейкалар контейнерлары барлык мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә һәм кайбер оешмаларда да бар. Кулланылган батарейкаларны район администрациясенә алып килергә һәм тапшырырга, яисә Энгельс урамы, 49 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге бинасындагы контейнерга салырга мөмкин.