28 гыйнварда Сарман авылында өстәл теннисы буенча Ризатдинов Р.Ф. истәлегенә багышланган II ачык турнир узды.
Баулы районыннан 3 нче спорт мәктәбенең 12 спортчысы катнашты.
2012 ел һәм яшьрәкләр категориясендә кызлар арасында бөтен пьедесталны безнең кызлар алды:
1 урын - Сөләйманова Камилла
2 урын - Буравова Арина
3 урын - Буравова Элиза
2009-2011 елгы кызлар:
2 урын - Мухитова Ралина
3 урын - Мөхәммәтҗанова Ралина
2009-2011 елгы малайлар арасында финалда безнең егетләр уйнады:
1 урын - Ганиев Ансэль
2 урын - Сөләйманов Адель
Җиңүчеләргә медальләр, мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.