“Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова республикада ипотека торышы буенча күзәтү ясады.
Спикер хәбәр иткәнчә, 2022 елда татарстанлылар 95 мең тирәсе ипотека рәсмиләштергән, шуларның 38 меңгә якыны электрон формада. Әлеге күрсәткеч 2021 елгы күрсәткечтән 30 процентка югарырак.
Ташламалы ипотекага килгәндә, алар 6,5 меңнән артык теркәлгән. Ә авыл халкы - 600 ипотека алган.
"Ташламалы ипотека гамәлдә булу 2024 елның 1 июленә кадәр озайтылды, ә авыл ипотекасы 2022 елның августыннан сроксыз булды", - дип искәртте Борһанова.
Ведомство вәкиле ипотекага алынган торакны кредитны тулысынча түләмичә дә сатарга мөмкин дигән сорауга җавап бирде. Моның өчен займ биргән банкның ризалыгы кирәк. Әгәр кредит учреждениесе сатуны хупласа, кредит йөкләмәләре яңа сатып алучыга күчә.