Баулы районы авыллары кешеләре актив рәвештә гуманитар ярдәм җыялар

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Покров-Урыстамак авыл җирлегендә яшәүчеләр Донецк һәм Луганск халык республикалары солдатларына һәм халкына гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен җибәрделәр.

Беренче көннәрдән үк гуманитар ярдәм җыю эшләрен беренчел ветераннар оешмасы рәисе Светлана Захарова алып бара.

Җирлек башлыгы Фёдор Чернов әйтүенчә, авыл халкы актив рәвештә гуманитар ярдәм җыюга керешкән. Авыл җирлегеннән берничә ир-ат СВО зонасына киткән.
Бензопычкылар, балталар, кадаклар, тәмәке, консервлар һәм тагын бик күп нәрсәләр СВО зонасына җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International