Баулы мәктәпләре укучылары өчен Ленинград блокадасына багышланган тематик видеодәресләр үткәрелде

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 гыйнварда “Блокадный хлеб” бөтенроссия акциясе кысаларында Үзәк китапханәдә тематик программа - видеодәрес узды. Ул Россиянең истәлекле датасына - Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган иде.

Алып баручылар укучыларга камалган Ленинградта яшәүчеләр кичергән авыр сынаулар, аларның батырлыгы һәм ныклыгы, Ладога күле аша "Тормыш юлы"н булдыру турында сөйләделәр, Ленинград кызы Таня Савичеваның язмышы һәм аның көндәлеге белән таныштырдылар.

Балалар алып баручыларның сорауларына җавап бирделәр, видеофильмнар карадылар, Ольга Бергольцның “Ленинградлыларга” шигырен тыңладылар, сугыш корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International