Белми калма: 1 февральдән түләүләрне һәм пособиеләрне индексацияләү башлана

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Хезмәт министрлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, индексация 40 тан артык түләүләр һәм пособиеләргә кагылачак.

Хезмәт министрлыгы белдерүенчә, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме, бала карау буенча айлык пособие, ана капиталы, ветераннарга айлык акчалата түләүләр һәм социаль ярдәмнең күп кенә башка чаралары артачак.  

2022 ел белән чагыштырганда, беренче балага ана капиталы күләме индексациядән соң - 587 мең сумга якын булачак, бу узган ел күләменнән 62,5 мең сумга күбрәк. Ә икенче балалаг түләү 82 мең сумга арта һәм  775,6 мең сумга җитәчәк. 

Индексация фактик инфляция дәрәҗәсенә (11,9%) карап арттырыла, дип хәбәр итә ведомство.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International